news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды

https://avtonomiya.tatar/

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге инициативасы белән Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, драматург һәм прозаик Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе узды. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичәдә Татар мәдәният үзәгенең төрле коллективлары артистлары: җырчылар Әлфинә Әхмәтҗан, Нурҗиһан Симаева, Әлфия Апсеева, Хәмисә Хөсәенова, Галия Әюпова, баянчы Рушан Локманов катнашты. Шагыйрьнең шигырьләрен Гүзәл Хөснетдинова, Гөлфия Якупова, Мөнҗия Фәссахова, Садия Ишаева, Камилә Юнысова һәм Гөльяз Мәүлетова укыды.

Кичәдә шулай ук чакырылган кунаклар: Айсылу Мингалим-Чижевская, аның балалары Дэниэл һәм Ульяна, җырчы Гөлчәчәк Галләмова-Хәсәнова, композитор Тәлгать Хәсәнов, аның улы Таңнур катнашты. Шагыйрь һәм галим Равил Рахмани Рөстәм Мингалим турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Кичәнең сценарий авторы һәм оештыручысы – Татар мәдәнияте үзәге китапханәсе мөдире Розалия Хәнәфиева. Чараны Альбина Вәлиева һәм Ландыш Минкина алып барды.

Искәртеп узабыз, мондый кичәләр татар халкының милли мирасын саклауда зур роль уйный, үткәннәрне бүгенге көн һәм киләчәк белән бәйли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100