Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Россиянең мөселман мирасы: халыклар һәм традицияләр» күргәзмәсе ачыла
Россия мөселманнары Диния нәзарәте Рәисе, Баш мөфти Шәех Равил Гайнетдиннең фатихасы белән Мәскәүдә «Россиянең мөселман мирасы: халыклар һәм традицияләр» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Анда Татарстан Республикасы Милли музееның «Мөселман китап сәнгате һәм дин: сүздән мәдәни хәтергә» дигән экспозициясе дә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Мәскәү татарлары штабы хәбәр итте.
Күргәзмә Россия мөселман халыкларының рухи, тарихи һәм мәдәни мирасы, аларның гореф-гадәтләре, һөнәрләре, китап мәдәнияте һәм ил үсешенә керткән өлеше хакында сөйләячәк.
Күргәзмә 22 августта 16:00 сәгатьтә Мәскәү Җәмигъ мәчетенең 4нче катында ачылачак. Чарада Баш мөфти Шәех Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук хөкүмәт, фән, мәдәният һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашуы көтелә.
Чара Россия халыклары бердәмлеге елына һәм «Казан – 2026 елда Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышлана.
Кунаклар музей экспонатлары белән таныша, лекцияләр тыңлый, Ислам каллиграфиясе һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча мастер-класслар уза, шулай ук истәлекле бүләкләр ала алачак.
Күргәзмә 27 августка кадәр эшләячәк. Керү ирекле.
Фото: Мәскәү татарлары штабы
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз