news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Россия субъектларының сайлау комиссияләре җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды

Мәскәүдә РФ субъектларының сайлау комиссияләре җитәкчеләре катнашында Бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова һәм Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев очрашты.

Төп игътибарны тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлек һәм «ИнформУИК» проекты кысаларында Татарстан сайлаучыларына мәгълүмат бирү мәсьәләләренә юнәлттеләр.

«Татарстан сайлау комиссияләре системасы өчен Россия Үзәк сайлау комиссиясе белән даими элемтәдә тору, кирәкле методик карарларны вакытында алу, Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлекнең төп юнәлешләре буенча практикалар белән алмашу бик мөһим», - дип билгеләде Андрей Кондратьев.

Тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары бердәм тавыш бирү көнендә 2026 елның сентябрендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot