news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Россия кухнясы йорты»нда зур бәлеш пешерделәр

Мәскәүдә «Россия кухнясы йорты»нда зур бәлеш пешерделәр

Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) баручы Татарстан көнендә зур бәлеш пешерделәр. Зур бәлеш пешерү буенча остаханәне «Россия кухнясы йорты»нда Казан рестораннарыннан килгән шеф-поварлар күрсәтте.

Остаханә алдыннан халык вак бәлештән авыз итте. Азактан мәскәүлеләрне зур бәлеш белән дә сыйладылар.

«Россия кухнясы йорты»нда көн дәвамында татар халык ашлары пешерү буенча остаханәләр үтә. Татарстан пешекчеләре башкала халкына каз, гөбәдия, талкыш кәләвә, чәкчәк пешереп күрсәтәләр. Остаханәләр арасында кунаклар өчен «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый.

  • Республика көне «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot