news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсендә «Татарстан чыршысы» ачылды

Мәскәүдә «Россия» күргәзмәсендә «Татарстан чыршысы» ачылды
Фото: Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте

Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) оештырылган «Россия» күргәзмәсендә Татарстан Республикасының Яңа ел чыршысы ачылды.

Проектны тәкъдим итү чарасында Себердә уза торган Россия креатив атналыгы кысаларында «Россия чыршылары 2.0» һәм «ВДНХда Россия чыршылары» сессиясеннән туры эфир оештырылды. Туры эфирда «Татарстан чыршысы»н ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм «Таткультресурсцентр» хезмәткәрләре тәкъдим итте.

«Татарстан чыршысы» өчен уенчыкларны республиканың халык сәнгате һөнәрчелеге осталары белән бергәләп ясаганнар. Чыршы республика флагы төсләрендәге уенчыклар һәм орнаментлар белән бизәлгән, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгында. Бизәк сыйфатында шулай ук чулпы да кулланылган.

Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлык һәм оешмаларның казанышларын тәкъдим итүче «Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ачылды. Ул киләсе елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Россия Президенты Владимир Путин күргәзмә эшләгән дәвердә аның белән берничә тапкыр танышыр дип көтелә.

2 декабрьдә «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көне уза. Республика анда сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризм өлкәләрендәге казанышларын тәкъдим итәчәк. Бу көнне планлаштырылган чаралар иң югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш, дип белдерде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100