Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Россия Герое Антон Грунис белән хушлашалар
Бүген Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәрендә, Ватанны саклаучылар пантеонында, Россия Герое, «Грозный» позывнойлы хәрби Антон Грунис белән хушлашу мәрасиме була. Бу хакта «Татар-информ»га «Казан суворовчылары» берләшмәсендә хәбәр иттеләр.
Геройның махсус хәрби операция зонасында һәлак булуы турында ике көн элек билгеле булды.
Антон Феликсович Грунис 1979 елда Казанда туган. Казандагы Суворов училищесын тәмамлагач, Мәскәү югары командалык гомумгаскәр училищесына укырга кергән. Чечняда, Көньяк Осетиядә, Сириядә һәм Кырымда хезмәт иткән.
Антон Груниска август азагында РФ саклану министры Андрей Белоусов махсус хәрби операциядәге уңышлары өчен Россия Герое «Алтын Йолдыз»ын тапшырган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз