news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Ринат Мөхәммәдиевнең «Сират күпере» романының яңа басмасын тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәге китапханәсендә язучы Ринат Мөхәммәдиевнең «Голос-Пресс» нәшриятында дөнья күргән «Мост над адом» («Сират күпере») романының тулыландырылган яңа басмасын тәкъдим итү кичәсе булды.

«Татар халкының күренекле улы, совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиевнең сәяси һәм шәхси язмышына багышланган китап чыгу шатлыгын уртаклашырга күпсанлы әдәбият сөючеләр җыелган иде. Кичәдә академик Роберт Нигъмәтуллин, Илдар Үтәмешев, Кырым татарлары мәдәнияте берләшмәсе җитәкчелеге, Башкортстан кунаклары һәм күпсанлы татар яшьләренең катнашуы нур өстенә нур булды», – диде «Татар-информ»га Ринат Мөхәммәдиев.

Аның әйтүенчә, яңа китап хакындагы сөйләшү милләт язмышы, аның мәдәнияте һәм ана телебезнең бүгенге торышы турындагы мавыктыргыч әңгәмәгә әверелгән. Автор укучыларның сорауларына җавап биргән һәм очрашуга килгән барлык кунакларга да шәхси автограф белән яңа китапларын бүләк иткән.

Фото: «Татар-информ»га Ринат Мөхәммәдиев тәкъдим итте

  • Ринат Мөхәммәдиев – танылган татар язучысы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1993), СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1979 елдан).

    Ринат Сафа улы 1948 елның 10 декабрендә ТАССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1966 елда шул районның Түбән Ушмы унберьеллык мәктәбен, ә 1971 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Аннан соң Казан телевидение студиясендә яшьләр-балалар тапшырулары редакторы булып эшли. 1973-1976 елларда Казан дәүләт университетының журналистика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый. Аспирантураны тәмамлагач, 1977 елның февраленнән Татарстан Язучылар берлеге органы - «Казан утлары» журналы редакциясенең әдәби тәнкыйть бүлегендә редактор булып эшли башлый. 1981 елның маеннан шул ук журналның баш редактор урынбасары була. 1979 елда Ринат Мөхәммәдиев филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.

    1989 һәм 1995 елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп сайлана. Бер үк вакытта 1990-1993 елларда Россия Югары Советына депутат булып сайлана, Россия Югары Советының Президиумы әгъзасы һәм Югары Советның Мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисе булып эшли. 1995-2000 елларда Татарстан Республикасы халык депутаты вазифасын башкара.

    Ринат Мөхәммәдиев Мәскәүдә Халыкара Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшли, бүгенге көндә – Мәскәүдә чыга торган «Татар дөньясы» («Татарский мир») дигән иҗтимагый-сәяси газетаның баш мөхәррире.

    Соңгы елларда Мәскәү нәшриятларында Ринат Мөхәммәдиевнең татар телендә «Алланың кашка тәкәсе», «Кош булып очар идем», «Үз кешеләр», «Күзачкысыз буран», «Ак кәгазь нидән саргая?» дип исемләнгән романнары һәм сайланма җыентыклары дөнья күрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot