news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә РФ халык артисты Лилия Сабитова вафат булган

Мәскәүдә Россиянең халык һәм РСФСРның атказанган артисткасы, балетмейстер Лилия Сабитова вафат булган. Бу хакта «Известия» яза.

Сабитова театрның сәнгать җитәкчесе, балетмейстер һәм солистка буларак дөньяның күп кенә илләре буйлап гастрольләрдә була – ул АКШ, Кытай, Франция, Италия, Аргентина, Австралия, Португалия, Япония һәм Испаниядә чыгыш ясый.

Балетмейстер 1953 елның 12 августында Ташкент шәһәрендә туа. Ул Ташкент һәм Мәскәү хореография училищеларын тәмамлаган, солистка һәм балетмейстер булып эшләгән.

1990 елда Сабитова үз коллективының сәнгать җитәкчесе була, соңрак ул «Московия» балет театры исемен ала. 1987 елда аңа РСФСРның атказанган, ә 1995 елда Россия Федерациясенең халык артисты исеме бирелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot