news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Ренат Ибраһимовны искә алу концерты була

30 ноябрьдә Мәскәүнең «Останкино» концерт залында ТАССРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе иясе Ренат Ибраһимовның 77 еллыгына багышланган концерт була. Бу хакта Мәскәү татарлары мохтарияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт бары тик тере тавыш белән уза, симфоник оркестр һәм камералы хор катнашында була. Анда 80нән артык артист катнаша. Алар арасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган артисты Владимир Кудашев, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Илһам Вәлиев, Татарстанның халык артисты һәм Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты Мәликә Разакова, Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова һ.б. бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot