news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Разил Вәлиевне искә алу кичәсе узды

Мәскәүдә Разил Вәлиевне искә алу кичәсе узды
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Мәскәүдә танылган язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Советы һәм I-V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев истәлегенә багышланган музыкаль-шигъри кичә узды. Чара Россия башкаласында Татарстан көннәре кысаларында үтте. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Рәисе, республика парламенты һәм Хөкүмәте исеменнән кунакларны һәм чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

«Без Разил Вәлиевкә рәхмәтле. Ул бик иртә китте, әмма аның зур мирасы калды. - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. - Разил Исмәгыйлович гомере буе безнең күпмилләтле Россия һәм Татарстан файдасына эшләде».

Парламент башлыгы үзе дә татар телен күп дәрәҗәдә Разил Вәлиев китаплары буенча өйрәнгәнен искәртте. «Ул мине туган татар телендә сөйләшергә өйрәтте, һәм мин моның өчен аңа чын күңелдән рәхмәтлемен», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы хәтер кичәсендә катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Сезнең бу залда булуыгыз әдәниятебезне һәм традицияләребезне хөрмәт итүегезне, туган телебезне сакларга һәм бу байлыкны киләчәк буыннарга җиткерергә тырышуыгызны аңлата. Моның өчен сезгә рәхмәт. Разил Вәлиев кебек Татарстан Республикасында яшәп иҗат иткән күренекле шәхесләрне искә алу бик мөһим», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин залга.

Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Музыкаль-шигъри кичәдә Разил Вәлиевнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады, язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, үз вакытында Разил Вәлиев белән тыгыз элемтәдә эшләүчеләр халык шагыйре турында истәлекләре белән уртаклашты. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Республика мәдәният министры Ирада Әюпова, шагыйрьнең туганнары һәм якыннары катнашты.

Иҗат кичәсе Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды әзерләгән концерт программасы белән дәвам итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot