news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Рәшит Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең 20 еллыгын бәйрәм иттеләр

Мәскәүдә ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең унберенче гала-концерты булды. Быел фестиваль юбилеен - 20нче сезон - билгеләп үтә. Башкалада унберенче концерт гөрләп узды. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә шуның видеоөзекләре белән уртаклаштылар.

«Рәшит Ваһаповның язмышы Мәскәү белән тыгыз бәйләнгән, чөнки ул нәкъ менә биредә профессиональ рәвештә җыр белән шөгыльләнә башлаган. Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укыган», - дип искәртте ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, чараны ачып.

Ул кунакларга һәм концертта катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзләрен дә тапшырды.

Тамашачыларны шулай ук фестивальнең жюри рәисе Рәшит Кәлимуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, кичәне оештыручы, фестивальнең продюсеры һәм Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды директоры Рифат Фәттахов сәламләде.

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Илһам Вәлиев быел концертның махсус кунагы булды. Башкала тамашачысы алдында шулай ук Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев һәм аның кызы Гөлназ Асаева, җырчылар Ренат Гайнетдинов, Азат Абитов һәм Алмаз Хөсәенов, Мәскәүнең яшь талантлы артисты Эрнест Сөләйманов һ.б. чыгыш ясады. Алар Татарстанның халык артисты Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» халык уен кораллары оркестрына кушылып җырлады.

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале – заманча татар җыр мәдәниятендә иң танылган брендларның берсе. Аның төп бурычы – профессиональ вокал сәнгатен, сыйфатлы милли эстраданы пропагандалау. Мәскәүдәге гала-концертлар ел саен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100