news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә полимер балчыктан Россиянең иң зур гербы булдырылды - рекорд Казанда башланды

Мәскәүдә, Кулдан эшләнгән чәчәкләр фестивалендә, полимер балчыктан Россиянең иң зур гербын ясау буенча рекорд куелды. Ике башлы бөркет берничә мең гортензия чәчәгеннән тора. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Шунысы игътибарга лаек, рекорд куюга старт июньдә үк Казанда бирелде. Композиция төзелгән чәчәкләрне татарстанлылар һәм бөтен дөнья буйлап яшәүче ватандашлар әзерләгән.

Вәкаләтле вәкиллектә билгеләп үткәнчә, чара 30 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия Дәүләт гербы көненә багышланган. Анда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин булды.

Проектны гамәлгә ашыруда Татарстанда «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабы катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100