Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «Өй театры» эшли башлады
Мәскәүдә «Өй театры» барлыкка килде. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте телеграм-каналы хәбәр итә.
Проектның идея илһамчысы һәм сәнгать җитәкчесе — яшь перспективалы режиссер Аскар Галимов. Ул Россия театр сәнгате институты (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлаган.
2024 елның июленнән «Өй театры» коллективы бәйсез театр проекты сыйфатында эшли. «Өй театры» — рухи яктан туган кебек иҗади кешеләр җыелган урын, бу йортта һәркемгә шат булалар. Команда 2023 елда Россия театр сәнгате институтының режиссерлык факультетында Аскар Галимовның «П.О. Л. Е.» дип аталган диплом спектаклен чыгарганда оеша. Бүгенге көндә ул Мәскәүдә Евгений Вахтангов исемендәге тетар сәхнәсендә «Утиная охота» спектакленең режиссер-куючысы, Россия һәм дөнья театрларында эскизлар һәм спектакльләр режиссер-куючысы булып эшли, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз