Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Муса Җәлилне искә алачаклар
Мәскәүдә Муса Җәлилнең 120 еллыгына башкалада истәлекле чаралар узачак. Шагыйрьнең тормышы һәм язмышы Мәскәү белән тыгыз бәйләнгән, монда ул яшәгән, укыган һәм эшләгән, дип яза Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулывәкаләтле вәкиллеге.
8 февраль көнне 17.00 сәгатьтә «Шагыйрь һәм Музыка» V Бөтенроссия музыкаль-шигъри фестивале лауреатлары концерты булачак. Монда Муса Җәлил һәм аның замандашларының рус һәм чит ил классикларының музыкаль шедеврлары белән бергә куелган шигырьләре яңгыраячак.
13 февраль көнне 12.00 сәгатьтә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Чарада Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге җитәкчелеге, шагыйрьнең кызы Җәлилова Чулпан Муса кызы катнаша. Герой-шагыйрь истәлегенә битараф булмаганнарны һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларны катнашырга чакыралар.
15 февральдә – Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу көнендә «Моабит дәфтәрләре» кинофильмын күрсәтәчәкләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз