news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» фестиваленең гала-концерты була

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» фестиваленең гала-концерты була
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

16 майда 19:00 сәгатьтә Мәскәү консерваториясенең кече залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» V Бөтенроссия әдәби-музыкаль фестиваленең гала-концерты була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Чара герой-шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган. Программада «Шагыйрь һәм музыка» фестивале лауреатлары башкаруында Җәлилнең үлемсез шигырьләре, заманча композиторларның әсәрләре һәм классик музыка яңгыраячак.

Фестиваль кунаклары: Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина, композитор Миләүшә Хәйруллина. Концертның сәнгать җитәкче – Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева.

Музыка һәм шигърият сөючеләрне, якташларыбызны һәм барлык кунакларны көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге даими вәкиллеге

news_right_1
news_right_2
news_bot