news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби бәйге була

Мәскәүдә Муса Җәлил иҗатына багышланган әдәби бәйге була
Фото: © "Татар-информ"

26 октябрьдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә күренекле шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең иҗат һәм тормыш юлына багышланган әдәби бәйге узачак. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә герой-шагыйрь исемендәге 1186нчы гимназия укучылары, Мәскәү югары уку йортлары студентлары, шулай ук Чувашиядән, Татарстанның Балтач һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән кунаклар катнаша.

Әдәби ярыш татар халыкның гореф-гадәтләрен, аның классикларын һәм аларның иҗатын өйрәнүгә юнәлдерелгән «Аулак өй – көрәш» проекты кысаларында уза. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре, Спорт министрлыклары, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һ.б. ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Бәйгедә катнашу өчен гаризаларны 36.1976.saria@mail.ru электрон почтасына җибәрергә яки + 7(939) 388-28-33 телефонына шалтыратырга мөмкин. Чара 15.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100