news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була

15 февраль көнне шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 117 ел тула. Мәскәүдә 12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге шагыйрьнең  һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы уздыра.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм шагыйрьнең кызы – Чулпан Җәлилова катнашачак. Вәкиллек сайты шул турыда яза.

Муса Җәлилне искә алырга теләүче һәркем чакырыла.

Герой шагыйрь Оренбург өлкәсендә туган, ләкин аның тормышы башкала белән тыгыз бәйләнгән. Ул Мәскәүдә яшәгән, укыган һәм эшләгән. Шуннан 1942 елның февралендә фронтка җибәрелә. Башкалада хәзер шагыйрьнең гаиләсе яши, диелә хәбәрдә.

  • Адрес: М. Җәлил урамы (башында), «Борисово» метро станциясе.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100