Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр ителә.
Истәлекле чарада Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәннур Гарифуллин, Зябликово районы башлыгы Дмитрий Тюрников, Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Евгений Селеверстов, Муса Җәлил исемендәге 1186 нчы мәктәп директоры һәм педагоглары, ветераннар оешмалары вәкилләре, хәрбиләр һәм район халкы катнашты.
«Муса Җәлил һәм аның тормыш юлы безнең барыбыз өчен дә Ватанга фидакарь хезмәт итү үрнәге булып калачак», – диде Фәннур Гарифуллин.
Ул Зябликово районы халкына һәм хакимиятенә тарихи хәтерне саклауга игътибарлары һәм Муса Җәлилгә багышланган чараларга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз