news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйдылар
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Җиңү көне алдыннан Мәскәүдә шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Советлар Союзы Героен искә алырга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, һәйкәл урнашкан Зябликово районы җитәкчелеге һәм халкы килде. Бу турыда Тулы Вәкаләтле вәкиллекнең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, ел саен һәйкәл янына Ватанны саклаучыларны искә алырга һәм рәхмәт белдерергә теләүчеләр җыела.

«Муса Җәлил иҗаты үлемсезлек һәм батырлык символы булып тора. Һәм без үткәнне истә тотарга һәм Бөек Җиңү өчен өлкән буынга рәхмәт белдерергә тиеш», - дип белдерде ул.

Тантанада шулай ук Преображенский полкы хәрби хезмәткәрләре һәм кадетлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100