news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильм премьерасы булды

Россия башкаласының «Художественный» кинотеатрында 45нче Мәскәү халыкара кинофестивале кысаларында «Помилование» («Ярлыкау») кинокартинасының премьерасы булды.

Фильмга башкорт совет әдәбияты классигы Мостай Кәримнең шул исемдәге повесте нигез итеп алынган. 4 майда кинокартина гомумроссия прокатына чыга. Ул Уфа, Казан һәм Түбән Новгород шәһәрләрендә күрсәтеләчәк. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Кино төшерү төркемен котларга артистлар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, популяр блогерлар һәм музыкантлар килде. Кичә кунаклары арасында режиссер, «Русские премьеры» бәйгесенең жюри әгъзасы Алексей Учитель, Россия Президенты киңәшчесе Владимир Толстой, язучы Сергей Шаргунов, актер һәм режиссер Александр Галибин, җырчы Александр Буйнов, «Кобзон» мәдәни фонды президенты Нелли Кобзон, режиссер Саида Медведева, А.М.Горький исемендәге Әдәбият институты ректоры Алексей Варламов, Россиянең халык рәссамы Александр Рукавишников, продюсер Александр Достман һәм башкалар килгән иде.

Фильмны Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәмендә «Мотор фильм студия» кинокомпаниясе төшергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100