Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә мөселман форумында уникаль проект тәкъдим ителәчәк
Рамазан ае алдыннан Мәскәүдә мөселманнар өчен зур чара UmmaForum ачыла. Әлеге форумда уникаль MuslimMoscow проекты да тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итте Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Илдар Галәветдинов. Бу хакта РИА Новости яза.
«Өч көнлек UmmaForum Рамазан ае алдыннан үткәрелә. Лекцияләр, мастер-класслар, конкурслар, укулар оештырабыз. Балалар өчен актив һәм танып белү уеннары белән аерым зона әзерләнә. Форумда MuslimMoscow проектын тәкъдим итәбез. Бу проектта дини вакыйгалар афишасы һәм мөселман инфраструктурасы белән бәйле шәһәрнең интерактив картасы да күрсәтеләчәк. Анда кафедан башлап гыйбадәт кылу бүлмәләренә кадәр күрсәтелә. Шулай ук «Москва мусульманская» фильмының премьерасы булачак», - дип сөйләде РИА Новостига Илдар Галәветдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз