news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителә

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителә
Салават Камалетдинов

21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителәчәк. Бер экспонат күргәзмәсе Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» II Халыкара музыкаль-шигъри фестивале кысаларында узачак.

«Шагыйрь һәм музыка» II фестиваленең концертлары быел гыйнвар-февраль айларында узачак. Шул исәптән, концерт 21 гыйнварда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә булачак. Бу көнне монда Моабит дәфтәрләренең күчермәсе күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее.

Фестиваль Татарстан хөкүмәте катнашында Россиянең сәнгатькә ярдәм фонды «Арт-линия» тарафыннан үткәрелә. Фондның иҗат коллективын Җәлилнең оныгы, пианист һәм педагог Татьяна Малышева җитәкли. Фестивальдә катнашучылар – Россиядән һәм чит илләрдән 7-18 яшьлек музыкантлар һәм укучылар, диелә хәбәрдә.

  • Моабит дәфтәрләре – дөньякүләм танылган Җәлил шигырьләре циклы, ватанпәрвәрлек һәм батырлык символы. Герой шагыйрь аларны 1942-1944 елларда Берлинның Моабит төрмәсендә тоткынлыкта язган. Кулдан ясаган кечкенә дәфтәрләр төрле кәгазь кисәкләреннән тегелгән һәм чиста шрифт белән тутырылган. Беренче дәфтәрдә гарәп графикасы белән 60 шигырь, икенчесендә – 50 латин язуы белән; 19 шигырь кабатлана. Циклда барлыгы татар телендә 91 шигырь һәм 3 фрагмент.
  • Җәлилнең камерадашлары аша реликвияләр СССРга эләккән. Беренче дәфтәрне 1946 елда Казанга Нигъмәт Терегулов алып килә; икенчесен 1947 елда Брюссельдә совет илчелегенә Бельгия патриоты Андре Тиммерманс тапшыра. Моабит циклыннан Илья Френкель тәрҗемәсендә беренче тапкыр шигырьләр 1953 елның 25 апрелендә баш мөхәррир Константин Симонов ярдәмендә «Әдәби газета»да басыла. 1957 елда Җәлил бу шигырьләр өчен үлгәннән соң Ленин премиясенә лаек була. Цикл дөньяның 50 дән артык теленә тәрҗемә ителгән.
  • Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәләре Татарстан Милли музее фондларында саклана һәм музейда елга бер тапкыр – 15 февральдә, Муса Җәлилнең туган көнендә генә күрсәтелә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100