Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Михаил Горбачев белән хушлашалар
СССРның элекке президенты Михаил Горбачев белән хушлашу Мәскәү үзәгендәге Союзлар Йортының Колонна залында уза. Хушлашу мәрасиме иртәнге сәгать уннан көндезге уникегә кадәр дәвам итәчәк. Соңыннан Михаил Горбачевны Новодевичье зиратында хатыны Раиса Горбачева белән янәшә җирләячәкләр. Бу хакта «Известия» сайты яза.
Хушлашу мәрасименә керү ирекле.
Россия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков СССРНың беренче президенты белән хушлашуда мактаулы каравыл булачагын әйткән иде. Шулай ук ул, җирләүләрне оештыруда дәүләт ярдәме күрсәтелгәнен сөйләде.
Россия Президенты Владимир Путин Михаил Горбачев белән иртәрәк хушлашты. Ул 1 сентябрьдә Калининградка китәр алдыннан ЦКБга килеп, табутка чәчәкләр салып китте
СССРның беренче һәм соңгы Президенты Михаил Горбачев 30 августта вафат булды, аңа 91 яшь иде. 2021 елның октябреннән бирле ул коронавирус пандемиясе аркасында хастаханәдә карантинда булды.
Михаил Горбачев СССРны 1985-1991 елларда җитәкләде – башта КПСС Үзәк Комитеты генераль секретаре, ә соңыннан СССР президенты булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз