news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә мәктәп укучыларын Татар мәдәни үзәге бинасы тарихы белән таныштырдылар

Мәскәүдә мәктәп укучыларын Татар мәдәни үзәге бинасы тарихы белән таныштырдылар
Фото: Мәскәү татарлары автономиясе, https://avtonomiya.tatar

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә 627нче мәктәпнең (Бахрушин урамы, 24) V сыйныф укучылары өчен экскурсия оештырылды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Педагогика фәннәре кандидаты Марат Сәфәров аларны тарихи бина белән таныштырды, аның үткәне һәм бүгенгесе хакында сөйләде. Балаларга Мәскәүдә һәм Россиядә яшәүче татарлар тарихы белән бәйле танылган шәхесләр булган интерьерларны күрсәтте.

Шулай ук татар шагыйре Муса Җәлилнең батырлыгы, армия генералы Мәхмүт Гәрәевнең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде. Мәхмүт Гәрәевне искә алу кичәсе алдыннан Зур зал фойесында аңа багышланган күргәзмә оештырылган иде.

Укучылар һәм мөгаллимнәр Мәскәүдәге тарихи урыннарның берсе буйлап кызыклы экскурсия үткәргәннәре өчен Марат Сәфәровка һәм Татар мәдәни үзәге җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100