Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә легендар кардиохирург Ренат Акчуринны искә алдылар
Мәскәүдә күренекле кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчуринны искә алдылар. 6 октябрьдә аның вафат булуына бер ел була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Telegram-каналы хәбәр итә.
Мәскәүнең Троекуровск зиратында узган искә алу чарасында ТР вице-премьеры һәм республиканың РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Казанның элеккеге мэры Камил Исхаков, шулай ук Мәскәү һәм Казан табиблары катнашты.
Акчурин укучылары табибны җылы сүзләр белән искә алды. Йөрәк-кан тамырлары хирургы Дамир Галәветдинов Акчуринның һөнәри осталыкка гына түгел, ә пациентларга һәм гомумән тормышка җаваплы карарга да өйрәтүен билгеләп үтте. «Ренат Сөләймановичны үземнең укытучым дип атау минем өчен зур бәхет», – ди Галәветдинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз