news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган кичә булды

Мәскәүдә күренекле мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган кичә булды
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Кичә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә күренекле татар галиме һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллыган багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге телеграм-каналында хәбәр ителә.

Чараны Мәскәү татарлары автономиясе һәм Мәскәүдәге Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге оештырды.

Бу көнне шулай ук Халыкара туган телләр көне билгеләп үтелде, бәйрәм уңаеннан кичәдә катнашучылар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов һәм Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Кичә башланыр алдыннан кунаклар Каюм Насыйриның тормышы һәм хезмәтләренә багышланган күргәзмәдә булды, аның китаплары белән танышты, шулай ук галим өйрәнгән һәм җыйган дару үсемлекләре экспозициясен карады.

Галимнең тормышы һәм фәнни хезмәтләре турында лекция программаның мөһим өлеше булды, аны китапханә мөдире һәм Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгенең татар теле укытучысы Розалия Хәнәфиева әзерләгән.

Кичәнең иҗади өлешен Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбе укучылары, шулай ук Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге коллективларының чыгышлары бизәде. Чараны Каюм Насыйри исемендәге институтның белем бирү-мәдәни үзәге методисты Альбина Вәлиева (ул аның авторы да) һәм Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов бергәләп алып барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100