news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә ковид амнистиясе игълан ителде

Мәскәү мэры Сергей Собянин ковид амнистиясе игълан итте. Россия башкаласы Хөкүмәте коронавируска бәйле чикләүләрне бозган өчен салынган штрафларны түләттерүне туктатачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Ковид амнистиясе буенча без штраф түләттерүне туктатачакбыз яки 13,6 миллиард сумга якын акчаны кире кайтарачакбыз. Мәскәү Хөкүмәте элегрәк түләнгән штрафларны компенсацияләү өчен бизнес һәм гражданнарга субсидия бирәчәк», - дип искәртте Собянин.

Амнистия 1 июньнән үз көченә керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot