news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә көрәш төрләре фестивалендә Түбән Новгород егетләре татар көрәшен күрсәтте

Узган ялларда Мәскәүдә Россия һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге халыкларының традицион көрәш төрләре фестивале узды, анда 150 көрәшче җыелды. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсенең «Туган як» иҗтимагый-сәяси газетасы «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Фестивальдә татар көрәшен Түбән Новгородтан Камил Хәйретдинов (Рбишча) һәм Рафаэль Вилданов (Сафаҗай) тәкъдим иткән.

«Камил Хәйретдинов һәм Рафаэль Вилданов — тәҗрибәле көрәшчеләр, билбау көрәшендә Сабантуй һәм турнирларда күп тапкыр җиңүче һәм призер булган егетләр. Көрәш келәмендә элеккеге хезмәтләре өчен аларны бүген турнирларга профессиональ хөкемдар сыйфатында чакыралар. Алар моны әлеге фестивальдә дә күрсәтте. Мондый дәрәҗәле спорт чарасында сәламәт яшәү рәвешен һәм милли көрәшне пропагандалаган өчен егетләребезгә зур рәхмәт», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100