Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары тәмамланды – җиңүчеләр исемлеге

3-6 июльдә Мәскәүдә көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды. Ярышларда 17 илдән 150гә якын спортчы көч сынашты. Турнирның беренче этабы Мәскәү спорт комитетының ГБПОУ «МССУОР № 1» Москомспорт мәйданчыгында үткәрелде. Финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы кичә «Коломенское» музей-тыюлыгында Мәскәү шәһәре Сабан туенда узды.
Ярышларның финал өлешендә 60 килограммнан 130 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында һәм абсолют категориядә 11 комплект медаль уйнатылды. Җиңүчеләргә акчалата приз һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Көрәш буенча 2025 елгы Дөнья Кубогы җиңүчеләре:
- 60 кг – Рубин Рәдҗәбов
- 65 кг – Илнар Шәйхуллин
- 70 кг – Эмиль Җиһаншин
- 75 кг – Рамил Синәкәев
- 80 кг – Артур Зөлкәрнәев
- 85 кг – Денис Ускомбаев
- 90 кг – Айрат Сәмигуллин
- 100 кг – Руслан Рафиков
- 130 кг – Радик Сәлахов
- II урын – Раил Заһретдинов
Радик Сәлахов һәм Раил Заһретдинов – Татарстан көрәшчеләре.
Абсолют дөнья чемпионы титулына Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз