news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә көрәш буенча дөнья Кубогы уза

Мәскәүдә көрәш буенча дөнья Кубогы уза
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2 июльдән 6 июльгә кадәр Мәскәүдә масштаблы спорт ярышлары – көрәш буенча Дөнья кубогы уза. Турнирда дөньяның 26 иленнән 157 спортчы катнаша, дип хәбәр итә Россия көрәш федерациясе матбугат хезмәте.

Ярышларның беренчел этабы Мәскәү шәһәре спорт мәйданчыгында оештырыла, ә финал ярышлары һәм бүләкләү тантанасы 4 июльдә 2026 елгы Мәскәү Сабан туе кысаларында «Коломенское» музей-тыюлыгында узачак. Биредә 11 комплект бүләк уйнатылачак.

Көрәш буенча ярышларда абсолют үлчәү авырлыгында җиңүче төп приз – Татарстан Республикасы Рәисеннән автомобиль алачак.

Турнирда дөнья чемпионнары, бөтендөнья күчмә уеннары җиңүчеләре, шулай ук көрәшнең башка төрләреннән танылган спортчылар көч сынаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot