Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Коръән укучыларның XX Халыкара конкурсының ябылу тантанасы онлайн күрсәтелә
Бүген 17:00 сәгатьтә, Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә Коръән укучыларның XX юбилей Халыкара конкурсының тантаналы ябылу тантанасы узачак. Чарада РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Шәех Равил Гайнетдин катнаша.
Чарада җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителә, бүләкләү тантанасы була, шулай ук тамашачылар игътибарына мавыктыргыч дини программа тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Зур вакыйгада катнашырга теләүчеләр Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә килегез яки онлайн-трансляциягә кушылыгыз!» - диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз