news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә «Китап җыеннары» татар китап клубында Фәнис Яруллинның иҗатын өйрәнәчәкләр

10 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә «Китап җыеннары» татар китап клубының чираттагы очрашуы уза. Бу юлы катнашучылар күренекле татар язучысы Фәнис Яруллинның «Яшел утрау хуҗалары» повесте турында фикер алышачак, дип хәбәр итте Мәскәү татарлары автономиясе.

Әсәр укучыларны маҗараларга бай җәйге атмосферага чумдыра, шул ук вакытта яшь холыкның җиңеллеге һәм җаваплылык темаларын ача.

Клуб оештыручылары татар әдәбиятын яратучы һәркемне җылы һәм эчкерсез әдәби әңгәмәгә чакыра. Фикер алышу өчен кирәкле өзекне (182-210 битләр) сылтама аша укырга мөмкин.

Фото: Мәскәү татарлары автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot