news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә китап ярминкәсендә ислам мәдәнияте ядкәрләре каталогын тәкъдим итәләр

Бүген Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» IX китап фестивалендә «Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасында Ислам мәдәнияте һәйкәлләре» каталогын тәкъдим итәләр. Анда Идел буе территориясендә исламның күпгасырлык тарихын чагылдырган коллекцияләр турында мәгълүмат тупланган. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Альбом укучыга музейның 8нче гасырдан 20нче гасырга кадәрге уникаль археологик, нумизматик, этнографик, китап һәм документаль коллекцияләре турындагы мәгълүматны җиткерә.

Каталог җыелманың бу өлешендә тәкъдим ителгән артефактларның географик төрлелеген (Урта Азия, Кавказ, Кырым, Идел буе, шулай ук Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре - Иран, Сирия, Төркия, Һиндстан) чагылдыра. Каталогка кертелгән 300 һәйкәлнең яртысыннан артыгы беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелә.

Россия башкаласында презентациядә авторлар, рецензентлар, шулай ук күренекле сәнгать белгечләре һәм Көнчыгыш илләре сәнгатен өйрәнүче белгечләр катнаша. Чара 14.00 сәгатьтә башлана. Керү түләүсез.

Быел да Татарстан китап нәшрияты Мәскәүдә китап ярминкәсендә үз стендын тәкъдим итте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100