news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә кече авиация һәм гражданнар пилотсыз аппаратлары очышларын чикләделәр

Мәскәүдә кече авиация һәм гражданнар пилотсыз аппаратлары очышларын чикләделәр
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

20 июньнән Мәскәү һәм якын-тирәдәге төбәкләр өстендә җиңел очкычларның, шулай ук гражданнар пилотсыз аппаратларының 5200 метрга кадәр биеклектәге очышларын чикләячәкләр. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

Режимны Россия Саклану министрлыгы тәкъдиме белән Һава хәрәкәтен оештыру бердәм системасының баш үзәге керткән.

Тыю дәүләт һәм эксперименталь авиация һава судноларына кагылмый. Даими һәм чартер рейслары расписание нигезендә башкарылачак, дип ассызыкладылар ведомствода.

Һава киңлеген куллануга чикләүләр Мәскәү, Мәскәү өлкәсенең зур өлешендә һәм өлешчә Рязань, Тула, Калуга, Тверь, Ярославль һәм Владимир өлкәләрендә гамәлдә булачак.

«Вакытлыча режим 2026 елның 20 июненнән аерым күрсәтмәгә кадәр гамәлдә булачак. Чаралар очышларның иминлеген тәэмин итү өчен кертелә», – дип аңлаттылар Росавиациядә.

news_right_1
news_right_2
news_bot