Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Казанда узачак Россия - АСЕАН саммитына әзерлек турында фикер алыштылар
Мәскәүдә РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков җитәкчелегендә Россия – АСЕАН саммитын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышы узды, ул РФ Президентының 2026 елның 21 апрелендәге 268 номерлы указы нигезендә Казанда узачак, дип хәбәр иттеләр Росконгресс фонды матбугат хезмәтендә.
Утырышта федераль хакимият органнары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, шулай ук Росконгресс фонды һәм профильле ведомстволар әгъзалары катнашты.
«Россия, 2016 елда Сочидагы Россия – АСЕАН саммитын да кертеп, мондый масштабтагы һәм дәрәҗәдәге чаралар уздыру буенча уңышлы тәҗрибәгә ия. Казанда узачак саммит иң югары дәрәҗәдә узсын һәм Россия белән АСЕАН стратегик партнерлыгын ныгытуга ярдәм итсен өчен, барлык катнашкан структураларның төгәл координациясен тәэмин итү мөһим», – дип билгеләде Юрий Ушаков.
Катнашучылар саммит һәм Россия – АСЕАН эшлекле форумын әзерләүнең төп мәсьәләләре турында фикер алышты. Ведомствоара координациягә аерым игътибар бирелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз