news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Казан җөе турында фильм тәкъдим ителәчәк

26 ноябрьдә Мәскәүдә «Казанский шов» дигән документаль фильм тәкъдим ителәчәк, дип белдерделәр Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә.

Тамашачылар уникаль техника турында белә, аның тарихы белән таныша, һөнәрчелек традицияләрен саклаучыларның эш үрнәкләрен күрә алачак.

Казан җөе күн эшләнмәләр тегү өчен, әйтик, читекләр әзерләгәндә кулланыла.

Документаль фильм «Фламенкерия» мәдәният йортында күрсәтеләчәк, 19.00 сәгатьтә башлана. Аны, әлеге сылтама буенча алдан теркәлгәч, бушлай карарга мөмкин.

Октябрь ахыры – ноябрь башында фильм республиканың берничә шәһәрендә күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot