news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни кичә булды

Мәскәүдә Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган мәдәни кичә булды
Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Мәскәүнең Татар мәдәният үзәгендә күренекле татар галиме һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны Мәскәү татарлары автономиясе һәм Мәскәүдәге Каюм Насыйри институты оештырды.

Шулай ук бәйрәм уңаеннан кичә кунаклары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Фәрит Фарисов һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов мөрәҗәгать иттеләр. Алар үз чыгышларында Каюм Насыйри мирасының әһәмиятен һәм мондый мәдәни чараларның мөһимлеген ассызыкладылар.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Концерт программасы башланыр алдыннан кичә кунаклары Каюм Насыйри тормышына һәм хезмәтләренә багышланган күргәзмәдә булдылар, аның китаплары белән таныштылар, шулай ук галим өйрәнгән һәм җыйган дару үсемлекләре экспозициясен карадылар.

Концертны ачып, оештыручылар Каюм Насыйри турында документаль фильм күрсәттеләр. Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фарисов һәм институт методисты Альбина Вәлиева төрле чараларында актив катнашулары өчен институт һәм Мәскәү Татар мәдәни үзәге студентларын бүләкләделәр. Мәскәү татарлары автономиясе шулай ук Каюм Насыйри институтын 10 еллык юбилее белән котлады.

Мәскәүдәге Татар мәдәни үзәге китапханәсе мөдире һәм татар теле укытучысы Розалия Хәнәфиева галимнең тормышы һәм фәнни хезмәтләре турында лекция уздырды. Үзенең чыгышында ул Каюм Насыйриның фәнгә һәм мәгърифәткә керткән өлешен билгеләп үтте, аның дәреслекләре, энциклопедияләре, сүзлекләре, шулай ук математика, химия, физика, география, археология һәм башка фәннәр өлкәсендәге тикшеренүләре турында сөйләде.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

Кичәнең иҗади өлешен Муса Җәлил исемендәге 1186 мәктәп укучылары, шулай ук Мәскәү Татар мәдәни үзәге коллективлары чыгышлары бизәде. Сәхнәдән туган телдә җырлар, шигырьләр яңгырады, халык биюләре башкарылды.

Кичә барлык катнашучылар һәм кунаклар тарафыннан «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100