Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәге юбилеен билгеләп үттеләр
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Мәскәү татарлары мохтарияте активистлары Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәгенең 10 еллык юбилеена багышланган түгәрәк өстәлдә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада Казан федераль университеты вәкилләре һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин катнашты.
Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәге 2014 елның көзендә Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп базасында ачылды.
Институт Казан федераль университеты структурасына керә. Аның төп максаты - Россиядә һәм чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен үстерү һәм этәрү.
Мәскәүдә Каюм Насыйри институтының мәгариф-мәдәни үзәге методик функцияләрне башкара, шулай ук татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрү өчен нигез булып тора.
2022 елдан Мәскәүдә Каюм Насыйри институтының методисты булып Татар мәдәни үзәгендә татар теле укытучысы Альбина Вәлиева эшли. Түгәрәк өстәлдә ул Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз