news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Кариев театры гастролен оештыруда Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәм итә

9-10 октябрьдә Мәскәүдә Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачы театры гастрольләре була. Ул Россия мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырыла. Спектакльләр «Москонцерт Холл» сәхнәсендә күрсәтеләчәк, дип хәбәр ителә Россия Мөфтиләр шурасы сайтында.

Театр узган сезонның премьераларын – «Йосыф» һәм «Сөннәтче бабай» спектакльләрен алып килә.

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куелышындагы ике спектакль дә милли колорит белән сугарылган, икесе дә гаилә белән карау өчен тәкъдим ителә. Татар телендәге спектакльләр рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән, диелгән хәбәрдә.

Фото: © https://www.muslim.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100