news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә кардиохирург Ренат Акчуринны искә алдылар

Мәскәүдә кардиохирург Ренат Акчуринны искә алдылар
Фото: Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Россия башкаласында күренекле кардиохирург, Россия Фәннәр академиясе академигы Ренат Акчуринны искә алдылар. Аңа бүген 79 яшь тулган булыр иде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фото: © Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Профессор һәм фәннәр докторын искә алу өчен Троекуровский зиратына ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россиянең элеккеге милек мөнәсәбәтләре министры Фәрит Газизуллин, Ренат Сөләймановичның тол хатыны Наталья Павловна һәм аның дуслары килде.

Ренат Акчурин 2024 елның 6 октябрендә 79нчы яшендә вафат булды. Ул Россиянең легендар эшлеклеләренең берсе – оста хирург, абруйлы галим, СССР һәм Россиянең ләүләт премияләре лауреаты иде.

Аңа меңләгән пациент үз гомерен ышанып тапшырды. Алар арасында Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин кебек дәүләтнең беренче затлары да, гап-гади кешеләр дә бар иде.

Акчурин дистәләгән еллар дәвамында Татарстан белән тыгыз эшлекле элемтәдә булды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Табиблар клубын 2011 елдан, нигез салынганнан бирле, җитәкләде.

Быел Чаллыдагы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Ренат Акчурин исеме бирелде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100