Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә «КАМАЗ» заводының беренче генераль директорына һәйкәл куйдылар
Мәскәүнең Троекуровск зиратында «КАМАЗ» ГАҖнең беренче генераль директоры Лев Борисович Васильев истәлегенә мемориал ачылды. Тантана аның вафатына бер ел тулу уңаеннан компания вәкилләре – генераль директорның иминлек буенча урынбасары Сирень Галиәкбәров һәм Татарстан хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директор Александр Ушенин катнашында узды.
Васильев истәлегенә куелган сын Чаллыда «КАМАЗ» Генераль дирекциясе бинасы каршында урнаштырылган скульптурага охшаш. Әмма Мәскәү варианты берникадәр аерыла: ул язусыз берничә гранит плитә белән тулыландырылган, шул ук вакытта Чаллы һәйкәлендә Лев Борисовичның предприятиедә эшләве турындагы цитата бар.
Тагын бер аерма шунда: Мәскәү мемориалында Васильевның мактаулы исеме – Социалистик Хезмәт Герое күрсәтелгән, ә Чаллыда ул «КамАЗ»ның беренче генераль директоры буларак тәкъдим ителгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шул ук көнне Кама автозаводы җитәкчелеге үзенең беренче җитәкчесен искә алды, Чаллыда аның һәйкәленә чәчәкләр куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз