Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Изге Коръән китабын яндырганнан соң җинаять эше кузгатылган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Башкала полициясе хезмәткәрләре Мәскәүнең көнчыгышында Ак күл янында Изге Коръән китабын яндыруда шикләнелүче кешенең шәхесен ачыклый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү шәһәре буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Идарәдә билгеләп үтүләренчә, полицейскийлар интернет челтәренә мониторинг үткәргәндә Коръәнне мыскыл итүне сурәтләгән видеороликка юлыккан. Бу хәл Мәскәүнең Көнчыгыш округы территориясендә булган дип фаразлана. «Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан барлык шартларны ачыклау һәм шикләнелүчене тоткарлауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары үткәрелә», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Шимбә көнне интернетта билгесез кешенең Мәскәүдәге Ак күл янында Изге Коръән китабын яндыруы сурәтләнгән видео чыккан иде. Шуңа бәйле рәвештә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров үзенең телеграм-каналында провокаторларны эзләү өчен сизелерлек ресурслар, шул исәптән Федераль иминлек хезмәте җәлеп ителүе хакында хәбәр итте. Ул җинаятьчеләрнең, якын арада ачыкланып, тиешле җәзасын алачагына ышандырды.
Әлеге хәл Изге күл тирәсендә булган, анда элегрәк мәчет төзергә ниятләгәннәр. 5 апрельдә мэр Сергей Собянин хәбәр иткәнчә, мәйданы 2,5 мең квадрат метр тәшкил иткән зур булмаган мәчет Мәскәүнең Косино-Ухтомский районындагы Изге күл янында түгел, ә «Косино» метро станциясе тирәсендә төзеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз