news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Ислам сәнгатенең гүзәл әсәрләре күргәзмәсе ачылды

Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) Ислам сәнгатенең гүзәл әсәрләре күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналы хәбәр итә.

Анда Көнчыгыш дәүләт музее фондыннан Х-ХХ гасырларга караган йөзгә якын күренекле сәнгати һәйкәл тәкъдим ителгән. Ул «Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе»нең 13 нче павильонында эшли. Экспозициягә Урта Азия, гарәп илләре, Иран, Төркия, Әфганстан, Һиндстан, Кытай һәм Россия осталары тарафыннан иҗат ителгән әсәрләр куелган.

Ачылыш тантанасында РФ мөселманнары диния идарәсе рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов баш мөфти шәех Равил Гайнетдинның сәламләвен җиткерде. Россия мөселманнарының рухи лидеры әлеге күргәзмәнең Россия халыклары бердәмлеге елы алдыннан ачылуын, Россия халыклары һәм дини җәмгыятьләренә бер-берсенең мәдәниятен үзара танып белүенә зур өлеш кертәчәк, дип ышана.

: «Күптән түгел Казан Ислам дөньясының башкаласы дип билгеләнде. Россия Президенты Владимир Путин 2026 ел Халыклар бердәмлеге елы булачак, дип игълан итте. Кешеләр мәдәният һәм сәнгать аша бер-берсен танып белсеннәр һәм моны тормышка ашыру өчен әлеге сәнгать күргәзмәсе бер сәбәп. Без диния идарәсе буларак, мондый инициативаларны һәрвакыт хуплыйбыз. Мондый чаралар безгә дустанә мөнәсәбәтләрне ныгытырга сәбәп бирә», – диде профессор Дамир Мөхетдинов.

Күргәзмәнең кураторы, Көнчыгыш дәүләт музее директор урынбасары Илья Зайцев моңа кадәр күп кенә предметларның укылмаган булуы, ә күргәзмә алдыннан бу юнәлештә зур эш башкарылуын әйтте.

«Күргәзмә Исламның, дини доктринаның сәнгатькә ничек тәэсир итүен, яңа формалар тудыруы турында. Аларның соңыннан дини генә түгел, ә милли мәдәниятнең дә бер өлешенә әверелүе турында».

Күргәзмәсе ВДНХда 2026 елның 22 февраленә кадәр эшләячәк. Күргәзмә Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе ярдәмендә оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot