Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә балалар өчен мәдәни программа узды
Мәскәүдә Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге «Ихсан» Ислам мәдәнияте һәм мәгарифе үзәгендә балалар өчен чара оештырылды. Программа иҗади һәм интеллектуаль өлешләрдән тора иде.
«Нур» театр студиясе сәнгать җитәкчеләре Гөлнара Рәхмәтуллина һәм Гүзәл Сабитова җитәкчелегендә «Хәерле гамәл» спектаклен тәкъдим итте. Спектакльдә рольләрне яшь артистлар - мәдрәсә укучылары башкарды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мәдәни программаны дәвам итеп, балалар «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенында катнашты. Аның бурычы - укучыларның белемнәрен тикшерү һәм үткән материалны ныгыту. Төрле сораулар ислам тематикасы буенча төзелгән һәм фикһ, гакыйдә, сира нигезләре, пәйгамбәрләр тарихына кагыла иде.
Балалар вакытны файдалы уздырды, дип белдерә чараны оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз