Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мәскәүдә Идел буе халыкларының традицион костюмнары күргәзмәсе ачылды
«XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе Дәүләт Думасында 4 апрельгә кадәр эшләячәк.
Мәскәүдә РФ ФС Дәүләт Думасында «XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә 44 ир-ат һәм хатын-кыз костюмнары, традицион рәвештә Идел буе территориясендә яшәүче халыкларның бизәнү әйберләре һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан җитәкчелеге исеменнән кунакларны һәм күргәзмәдә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
Идел буе халыкларының традицион киемнәренең оригиналь реконструкцияләнгән коллекциясен тикшерү һәм җитештерү буенча тарихи-этнографик проект Татарстан Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан инициацияләнде һәм республика рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды. 2024 ел нәтиҗәләре буенча проект Россия халыклары мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен «Милләт горурлыгы» абруйлы Бөтенроссия иҗтимагый премиясе иясе була.
«XIX гасырның икенче яртысы – XX гасырның беренче яртысы Идел буе халыкларының традицион костюмы» күргәзмәсе Дәүләт Думасында 4 апрельгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз