Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Идел буе татарлары сәнгате турында күргәзмә эшли
11 декабрьдән мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары «Царицыно» музей-тыюлыгына килеп, «Шәһәр һәм кәсеп. Казанда очрашу. Идел буе татарларының традицион сәнгате» күргәзмәсе белән таныша ала. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге сайтында хәбәр итәләр.
Күргәзмә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү Мәдәният департаменты ярдәмендә Татарстан Республикасы Милли музее белән берлектә оештырылган.
Татар сәнгать кәсепләре һәм аларның шәһәр мохитендә эволюциясенә багышланган экспозициядә 400дән артык экспонат тәкъдим ителгән: XII гасырдагы Болгар алтыны, Алтын Урда чоры көмеше, XIX гасыр азагындагы көнкүреш әйберләре, кием-салым, аяк киемнәре, китап-журналлар һәм татар мәдәнияте феномены булган атаклы шамаил.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз