news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә генерал Мәхмүт Гәрәевне искә алу кичәсе була

Мәскәүдә генерал Мәхмүт Гәрәевне искә алу кичәсе була
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге

6 декабрьдә Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы Мәхмүт Гәрәевкә багышланган искә алу кичәсе узачак. Совет һәм Россия хәрби җитәкчесенә 2023 елның июлендә 100 яшь тулган булыр иде, ул 2019 елда вафат булды.

«Ел дәвамында илебезнең төрле почмакларында Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби һәм тарих фәннәре докторы юбилеена багышланган чаралар узды. Мәскәүдә 6 декабрьдә, Ватан Геройлары көне алдыннан, Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Татар мәдәни үзәге белән бөек хәрби җитәкчегә багышланган кичә үткәрә», - дип хәбәр итте Вәкиллек.

Концерт 19 сәгатьтә башлана. Мәхмүт Гәрәвнең яраткан җырлары яңгыраячак, аның хезмәттәшләре һәм дуслары чыгыш ясарга җыена. Фойеда фотокүргәзмә оештырыла.

  • Мәхмүт Гәрәев 1923 елда Чиләбедә туган, 1939 елда үзе теләп Эшче-крестьян Кызыл Армиясенә сафларына кергән. 1941 елның ноябрендә укчылар взводы командиры, 1942 елдан фронтта була. Аннары батальон командиры вазифаларын башкаручы итеп билгеләнә. Ике тапкыр яралана. Армия штабының оператив офицеры вазифасында Ерак Көнчыгышта Бөек Ватан сугышының йомгаклау сугышларында була. Алты сугышта катнаша. 2019 елның 25 декабрендә 96 яшендә вафат була.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100