Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мәскәүдә Гаяз Исхакыйның нәшер ителмәгән көндәлекләре тәкъдим ителде
Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә ТР Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар язучысы Гаяз Исхакыйның китапларын тәкъдим итте. Алар классикның 145 еллыгына әзерләнде. Башта кунакларга Исхакыйның «Милли куәтләр бардыр» исемле сайланма әсәрләр җыентыгын тәкъдим иттеләр.
«Без аның чын патриот булуын күрсәтергә тырышабыз. Гаяз Исхакый - һичшиксез бөек шәхес, шуңа күрә аның тирәсендә һәрвакыт төрле риваятьләр барлыкка килә», - диде ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов.
Икенче китап, «Көндәләр» дип атала, анда 1919-1920 еллар язылган 16 көндәлек материаллары тупланган. Исхакый үзенең язмаларын һәрвакыт күпсанлы күченүләр вакытында үзе белән йөртә. Аларда ул Япония, Кытай, Көньяк-көнчыгыш Азия илләре һәм Европа дәүләтләре буйлап сәяхәтләр турында сөйләгән.
«Әгәр мине Туган илемдә җирләсәләр, мин моны Тукай һәм Әмирхан белән янәшә башкаруларын теләр идем. Ә икенче теләгем - минем хезмәтләремне Татарстан Фәннәр академиясенә тапшыру», – дип язган Гаяз Исхакый үзенең васыятендә. 90нчы елларда безнең институтта Исхакый фондын җыя башладылар инде», - дип искәртте ТР Фәннәр академиясенең филологы, фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина.
Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хизамов сүзләренчә, әлеге мәгариф учреждениесенең бөтен эшчәнлеге татар мәдәниятен һәм телен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Чарада шулай ук Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллин да катнашты. Аның фикеренчә, Исхакый татар халкының бөек фигурасы һәм горурлыгы булып тора.
«Ул еш күчеп йөргән, күп язган, һәм без бүген аны онытмыйбыз, аның иҗатын өйрәнәбез, аның китапларын нәшер итәбез. Казанда аның исеме белән аталган урам бар. 1917 елда бу бинада сәүдәгәр Әсәдуллаев йортында (хәзер монда Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге урнашкан) беренче мөселман съезды уздырганнар. Исхакый аны оештыручы булган», - диде Фәйзуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз