news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәскәүдә Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәчәкләр

2025 елның 26 апрелендә Мәскәүдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Бу көнне аның тууына 139 ел тула, дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Габдулла Тукай (1886-1913) - хәзерге татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Үз чиратында, Габдулла Тукай Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов, Алексей Кольцов һәм башка бөек шагыйрьләрнең әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

Чара 12.30 сәгатьтә Новокузнецкая урамындагы сквер, 13/15 – 17/19 башлана. Чарага теләгән һәркем чакырыла, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot