news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үттеләр

Мәскәүдә Габдулла Тукайның 137 еллыгын билгеләп үттеләр
Дарья Сәйфиева

Мәскәүдә бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 137 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Традиция буенча Новокузнецк урамындагы скверда татар әдәбияты классигы һәйкәленә чәчәк салдылар. Тантанада ТР вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.

«Бүген бөтен шәһәрләрдә Тукайның туган көнен бәйрәм итәләр. Миңа Төркиядән дусларыбыз шалтыратты, анда да безнең шагыйрьгә һәйкәл куелган, ул үзенең кыска гомере эчендә безнең киләчәк буын өчен бик зур мирас калдырырга өлгергән. Безнең балалар бүген аның шигырьләрен белә һәм ярата, аларны укый, җырлар башкара», - диде ул.

Һәйкәл - ул башкала җәмәгатьчелегенең байлыгы гына түгел, аның өчен әһәмиятле вакыйга да, чөнки Мәскәү татарлары монумент урнаштыру өчен озак вакыт тырышты, дип искә төшерде Равил Әхмәтшин. Һәйкәл башкалада 2011 елда куелды.

 

Фото: © Дарья Сәйфиева

«Без бөек ватандашыбызга һәйкәл турында кайгыртырга тырышабыз, исән һәм сәламәт булганда, бирегә чәчәкләр салабыз, аннары безнең балалар да моны эшләячәк», - диде ТР вице-премьеры.

«Мәскәүдә Габдулла Тукайга һәм Муса Җәлилгә куелган ике һәйкәл Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле һәм безнең актив татар җәмәгатьчелеге ярдәмендә урнаштырылган. Кыска вакыт эчендә бер генә милләт тә моны эшли алмады, һәм бу бик мөһим. Без үткәнебезне белмибез яки дөрес хәтерләмибез икән, якты киләчәк мөмкин түгел», - дип өстәде Мәскәү татарлары мохтарияте башлыгы Фәрит Фарисов.

 

Фото: © Дарья Сәйфиева

Тантанадан соң Татар мәдәни үзәгендә шагыйрьнең 137 еллыгына багышланган «Тукай иле» III иҗат конкурсы лауреатлары катнашында иҗат кичәсе узды. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Эмиль Фәйзуллин һәм Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов җиңүчеләргә бүләкләр һәм истәлекле грамоталар тапшырды.

 

Фото: © Дарья Сәйфиева

Быел конкурста «Татар телендә иң яхшы шигырь укучы», «Аның әсәре мотивлары буенча җыр башкару» һәм «Шәхескә яки шагыйрь иҗатына багышланган декоратив-гамәли сәнгать предметлары ясау» номинацияләре тәкъдим ителде.

Традиция буенча, кичә азагында кунаклар һәм концертта катнашучылар бергә татар халкының рәсми булмаган гимны «Туган тел»не башкарды.

 

Фото: © Дарья Сәйфиева

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100